ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Язның беренче көнендә дөньяга килгән Миңнезөһә әби Байкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды. Шулай ук агрофирма вәкиле белән авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткереп бүләкләрен бирделәр.

Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз Кубок-призларына мини-футбол буенча дүртенче районкүләм ярыш уздырды. Алдагы өчесе бер көндә төгәлләнсә, монысы ике көн рәттән барды. Мини-футболдан тыш, ул хезмәттәшләре белән бергә соңгы 3 елда ике зур хоккей турниры да үткәрде. Һәр исемле турнирны хәрби кеше төгәллеге белән подполковник Паймурзин гадәттәгечә, Ватанны сакчылары бәйрәм көннәренә туры китерә.

 Отрядлар командаларга бүленеп, үзләрен төрле ярышларда сынадылар хәрби хәзерлек адымнары, беренче ярдәм, противогаз кию, турникта күтәрелү, Калашников автоматын минутка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, граната ату, компас ярдәмендә ориентир табып пакет эзләү, “мина” табу кебек уеннар буенча командалар көч сынышты.

5 мартта Апас мәктәбе зур һәм кече спорт залында АПК профсоюзлары район комитеты Кубок-призларына традицион волейбол ярышлары узачак.

Февраль ае безнең мәктәптә патриотик белем бирү айлыгы буларак үтә. Быел да әфганчыларны искә алу, “Әтиләр конференциясе“, шашка-шахмат бәйгесе, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Аҗаган” уены үткәрелде.

Борнаш урта мәктәбендә танылган шәхесләр Алмаз Хәмзин һәм Алмаз Гыймадиев белән очрашу булды.

Тәүгелденең 10 ел элек кибетне үзгәртеп корган авыл клубында сәхнә буш тормый.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Район үзәгендәге “Салават күпере“ балалар бакчасы капиталь ремонттан соң нәниләрен кабул итте. 

Апасның “Кояшкай“ балалар бакчасына 8 төркемгә 185 бала йөри. Дәүләт программасына нигезләнгән зур күләмле капиталь төзекләндерүдән соң ул кабат балаларны үзенә җыйды.

– Гомер үткәне сизелми дә калды,  ничә генә яшьтә булсаң да йөрәк бер дә картаймый икән“, – дип каршы алды безне Каратун бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйрулла абый Шәвәлиев. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International