ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2015 ел
җомга
Сезне Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-телек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
8 майда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм дәһшәтле елларда әтиләрен югалткан сугыш чоры ятимнәре өчен Сабан туе була. 
Районыбызның бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары Мирза Галәтдинов (Апас), Шәйхетдин Миңнебаев (Колчык), Фәһим Фәсхиев (Багыш), Вәсимә Хөсәенова (Дәүләки), Мөслимә Нәбиуллина (Болынбалыкчы), Солтан Галиуллин (Морзалар), Вазыйх Хәлиуллин (Йомралы) Казанга, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чарага – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга киттеләр. 
Әфганистанда хезмәт иткән һәм төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның Татарстан Координация Советы рәисе, районыбыз инвесторы-“Ак Барс Холдинг” җитәкчесе Иван Егоров чакыруы буенча “Алтын алка” Боз Сарае директоры Фәнис  Зәйнуллин Казанда 9 майда үтәчәк Җиңү Парадында катнашу хокукы алды. Май бәйрәмнәре көннәрендә ул Казанда хәрби хезмәттәшләре белән очрашып төп тренировкалар үтте. Парадларда беренче катнашуы гына түгел, “монысы унынчысы инде...”-ди запастагы әфганчы. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей Парадында әфганчылар яңа кыр хәрби формасыннан булачак.
Район эчке эшләр бүлеге коллективы үз ветераннарын даими искә алып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә дә алар исәннәрнең өйләрендә барып тәбрикләделәр, ә вафат булучыларның зиратларына чәчәкләр салдылар.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сезне Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-телек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Хезмәт гөрелтесе тынып тормый. Хөрмәтле игенче, икмәк язмышы, табыннар муллыгы бүген сезнең кулларда. Һәр минутның кадерен белеп, эшне күңел биреп башкарыйк. Җиргә салган һәр бөртек саен сезгә игелек яусын, хезмәт уңышлары килсен.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән, 4-10 майда юлларда балаларның иминлеген саклау максатыннан Өченче Глобаль атналык үткәрелә #БалаларГомеренСаклагыз!
Апрель аенда Буада зона сайлап алу конкурсында алар финалга үтте. Татарстан прокуратурасы үткәргән Муса Җәлилнең мәшһүр “Кызыл ромашка” шигыре исемле, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади үзешчән сәнгать һәвәскәрләренең йомгаклау концерты 4 майда Казанның Зур Консерватория залында үтте. Анда апаслылар уңышлы чыгыш ясап, тамашачы мәхәббәтен яулады, артистларыбызны озаклап алкышладылар. Финал бәйгесе тамашачылары арасында вакытлыча Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, башка җитәкчеләр дә бар иде. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Россия патриотлары үстерәбез“ Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында Бакырчы мәктәбе директоры Лилия Сәгъдиева да бар. Котлыйбыз, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International