ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген районда 9 сыйныф укучылары татар теленнән бердәм республика тесты тапшыраларСынау Морзалар мәктәбендә үтә.
Район ветераннар Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова Россия ветераннар Союзының “Ветераннар хәрәкәтендәге хезмәтләре өчен“ ордены белән бүләкләнде. Тынгысыз ветераныбызга алга таба да уңышлар телибез.
Биредә яңа клуб сафка басты. Бәйрәм тантанасы да яңа мемориаль комплекс янында узды.
12 меңгә якын кандидат праймеризда катнашырга теләвен җиткергән.

10
май, 2015 ел
якшәмбе
Апас үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаенан торгызылган һәйкәлләрнең кайсысы күңелегездә нык уелып калды? 
Тавыш бирер өчен ссылка буенча үтүегез сорала:
Апас үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаенан 6 һәйкәл торгызылды 
 1. Җиңү маршалы, 4 тапкыр Советлар Союзы Герое Георгий Жуков бюсты
 2. Сугыш чоры балаларына багышланган махсус һәйкәл
 3. Герой шәһәрләрнең исемнәрен гәүдәләндергән монумент
 4. Җәлилчеләргә багышланган һәйкәл
 5. Тракторчы хатын-кызлар исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәл
 6. Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашучылар хөрмәтенә торгызылган Мемориаль


9
май, 2015 ел
шимбә
Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Кадерле татарстанлылар!

         Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы – олы юбилей уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

         1945 елның 9 мае тиңдәшсез батырлык, какшамас бердәмлек һәм Совет халкының нацизмны җиңүе символы буларак, Туган илебез һәм бөтен кешелек  тарихына мәңгегә кереп калды. Бу шанлы  бәйрәм бөек илебезнең барлык гражданнарына, яшенә, милләтенә һәм диненә карамастан, күңелендә шәфкать нуры саклаучы һәркемгә якын һәм аңлаешлы.  

         Җиңү көнендә шатлык хисләре тудырган сугышчан һәм хезмәт казанышлары да, авыр югалтуларның ачы хәсрәте дә, имин, тыныч киләчәккә якты өметләр дә – барысы да ачык чагылыш таба. Бердәм халык, бердәм ил булып, без сугышның барлык авырлыкларын, сынауларын уздык, сынмадык-сыгылмадык, дошманны җиңеп, аның тар-мар ителгән оясы – Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы күтәрдек. Батыр халкыбыз, гаделлекнең тантана итәчәгенә тирән ышаныч белән, Герой шәһәр Мәскәүдән Берлингача һәм Манчжурия далаларына кадәр данлы юл үтте.

         Дәүләтләргә һәм халыкларга каршы түгел, бәлки ерткычлык  һәм явызлыкка – фашизмга, аның кешелек йөзен югалткан юлбашчыларына һәм ялчыларына каршы көрәштек без. Кайбер илләрдә  сугыш йомгакларына ревизия ясарга һәм фашист куштаннарын акларга маташучы көчләр күтәрелеп килгән бер вакытта героик сугыш чоры буыны казанышларын яклау һәм саклау омтылышыбыз ныгый гына бара.

         Бөек Җиңү зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Бу көнне һәр шәһәрдә, һәр авылда, һәр гаиләдә канкойгыч сугышта гомере өзелгән – яу кырында ятып калган, фашистлар кулыннан шәһит киткән, концлагерьларда җәзалап үтерелгән, ачлыктан һәм яралардан, авыр хезмәттән  мәңгегә күзләрен йомган һәркемне искә алалар.   Әле хәзергә кадәр эзтабарлар, яшьләр һәм ветераннар оешмалары тырышлыгы белән дәһшәт эчендә һәлак булган  сугышчыларның исемнәре кире кайтарыла, аларның җәсәде зур хөрмәт белән җирләнә, каһәрле сугышның фаҗигале вакыйгалары турында тарихи дөреслек ачыклана.

         Өч миллионлык Татарстаннан гына да фронтка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы диярлек туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмады. Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Алексей Исаев, Сабир Әхтәмов,  Михаил Симонов һәм башка бик күпләрнең данлы  исеме горурлык хисләре тудыра. Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр турындагы якты хатирә күңелләрдә мәңгелеккә урын алды, ул шәһәр һәм авыл урамнары атамаларында, күпләгән һәйкәлләрдә, музей экспонатларында саклана.

         Татарстанлыларның бөтен Россия күләмендә уздырылган «Үлемсез полк» дигән акциядә һәм Җиңү көненә багышланган башка күп кенә чараларда актив катнашуы буыннарның ныклы бәйләнешенә дәлил булып тора.

         Каһарман сугышчылар белән беррәттән бүген без завод станоклары янында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында Бөек Җиңү өчен тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәренә, госпитальләрдә Ватан солдатларына икенче гомер бүләк иткән алтын йөрәкле һәм алтын куллы табибларга, мәдәният эшлеклеләренә олы хөрмәтебезне җиткерәбез.

         Вакытны туктатып та, тоткарлап та булмый. Узган бөек тарихи вакыйгалар эчендә кайнаган, шуларның шаһиты булган кешеләрнең саны һаман кими бара.  Аларга лаеклы тормыш шартлары булдыру җәмгыятебез өчен шуңа да үтә мөһим. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек барышында бу юнәлештә шактый эш башкарылды һәм ул киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

         Җиңү көне безнең өчен һәрчак күркәм әхлакый маяк, хәзер дә, киләчәктә дә  һәрбер эш-гамәлебезгә өлге булачагына ышанам.  

         Күп хәсрәтләр кичкән җиребезгә тынычлык һәм азатлык китерүчеләрнең һәрберсенә мәңгелек дан! Кадерле ветераннарга һәм барлык татарстанлыларга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек,  тыныч, матур тормыш телим.

         Җиңү бәйрәме котлы булсын!


Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов 
Сезне Апас муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-телек идарәсе исеменнән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
1945 елның 9 мае – бик кадерле һәм изге көн. Дөнья тарихындагы иң коточкыч сугышка нокта куелды. Туган илебез азатлыгы өчен барган бу дәһшәтле көрәш күпмилләтле Ватаныбызның данын арттырды, халкыбызның каһарманлыгын бөтен дөньяга танытты.
Ләкин Җиңү зур корбаннар белән яуланды. Ирләре һәм уллары сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган аналарның, хатыннарның ачы кайгысын; ачлык, блокада газапларын сүз белән әйтеп бетереп булмый. Күпләрчә миллион кеше һәлак булды. Кала һәм салалар җимерелде, фабрика һәм заводлар җир белән тигезләнде. 11 мең 148 якташыбыз сугышта катнашып, шуларның 7 меңдә 2 се кайтмый калды. Аларның рухлары шат булсын өчен, ятып калган җирләреннән туфракларын туган җиргә алып кайттык. Тыныч йокласыннар райондашлар!
Бүген без ерткыч фашистларның мәкерле юлына чик куйган, аларны үз өнендә тар-мар иткән каһарманнарыбыз алдында, сугыш чорының бетен авырлыгын татыган, дошман хәрабәгә әйләндергән илне искиткеч тырыш һәм зур хезмәт куеп торгызган буын алдында чиксез рәхмәт хисләребезне җиткереп баш иябез.

Хөрмәтле райондашлар! Сөекле туган җиребез имин булсын, кан коеп яулап алынган Җиңү Байрагы Ватаныбыз күгендә горур җилфердәсен!

Сезгә тынычлык, сәламәтлек, мул һәм бәхетле тормыш телим.


Бөек Җиңү Көне котлы булсын!

Иң изге теләкләр белән, Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин.

8 май көнне зур бәйрәмгә килгән башкала кунагы, “Ак Барс” банк идарәсе председателе урынбасары Илфан Гобәйдуллин район хастаханәсендә булып, андагы заманча төзекләндерү эшләре һәм ветераннар дәвалану өчен ачылган махсус палаталар белән танышты. Бу махсус палаталарны булдыруда “Ак Барс Банк” идарәсенең дә өлеше зур. Ул биредә төзекләндерү эшләрен башкару өчен матди ярдәм күрсәткән.

Соңыннан “Ак Барс” банк вәкиле Апасның хөрмәтле ветераны Насыйбуллин Афарт абый янында булып, аны бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырды.

9 Май – Бөек Җиңү көне районда зурлар билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры ятимнәре – һәркайсы игътибар үзәгендә булды. Менә бишенче ел инде район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән Җиңү бәйрәме алдыннан гомерләре буе әтилеләргә кызыгып, кимсенеп яшәгән сугыш чоры ятимнәрен Бөек Ватан сугышы ветераннарын чакырып хөрмәтләү, алар өчен махсус Сабан туе үткәрү матур традициягә керде. Быел да бу бәйрәм зурлап билгеләп үтелде һәм анда 5 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International