ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе

2015 елда укучылар БДИне берничә этапта тапшырачаклар. Беренче чиратта, барлык чыгарылыш укучылары (шулай ук башка еллардагы чыгарылышлар) 1 февральгә кадәр гариза язарга тиешләр. БДИны тапшыру этабы март-апрель, төп этап исә май-июнь айларына билгеләнгән. Башка еллардагы чыгарылышлар  өчен рус теле һәм география буенча имтихан 14 февральдә үтәчәк. Алар гаризаны 2014 елның 1 декабренә кадәр язып тапшырырга тиеш иде. Аннан “БДИ-2015” алдан бирү этабы һәм төп этап схемасы буенча барачак. Алдан бирү этабы математика фәне буенча 23 мартта старт алса, 24 апрельдә (резерв көне) тәмамлана. Төп этап география һәм әдәбияттан имтихан белән 25 майда башлана, рус теленнән имтихан 28 майда. Быел математика буенча БДИ ике дәрәҗәле: база (1июнь) һәм профильле (4июнь) булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз алдында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керүчеләр профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш булачак.

“БДИ-2015” кампаниясе 26 июньдә төгәлләнә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов җитәкчелегендә махсус комиссия бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнаша. Кичә Йомралы, Ишеево һәм Каратун авыл җирлекләрендә үткән бу җыеннарда үзара салым күләмен үзгәртү буенча референдумга әзерлек мәсьәләләре каралды. Ул 15 мартта үтәчәк һәм авылда теркәлеп яшәүчеләрнең 51 проценты аның күләмен хупласа гамәләгә керәчәк. Халык белән сөйләшүләрдә аның күләмен быел 300 сум итеп билгеләү килешенде. Бу Бөек Ватан сугышы ветераннарына, урын өстендә ятучы, хәрәкәтләнә алмаучы инвалидларга һәм 18 яше тулып, көндезге уку бүлекләрендә укучы студентларга кагылмаячак. Халык җыены үткәрер алдыннан махсус комиссия былтыр билгеле категориядәге авылларда яшәүчеләрдән җыелган акчаларның җыелышын һәм кулланылышын тикшерде.
ТРның кайбер торак пунктлары территорияләрендә терлекләр котыру авырулы булганга һәм аларның куркыныч булуы сәбәпле, 28 гыйнварда ТР Президентының карантин кертү турындагы 70нче номерлы Указы чыкты.
"Идел" яшьләр үзәгендә "Кадрлар резервы" республика проектының беренче этабы тәмамланды. Быел проектта Татарстанның 24 районыннан 16дан алып 30 яшькәчә булган 155 егет һәм кыз - эшче яшьләр вәкилләре һәм вуз студентлары катнашты.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Айның беренче көннәре һава торышының кискен үзгәрүеннән башланды. 1, 2, 3 февраль көннәрендә кар, бозлы яңгыр, җил көньяктан секундына 15-20 м тизлектә, ә урыны һәм вакыты белән секундына 25 м тизлектә исә. Юлларда урыны белән кар көртләре, көчле бозлавык саклана. Сак булыгыз!
Свияжский бистәсендәге “Ләйсән” балалар бакчасында бүген 80 бала тәрбияләнә. Заманча төзелгән, барлык шартлары булган бу якты, җылы бакчада нәниләр тиешле тәрбия алалар. Әти-әниләр дә балалары бу бакчага йөрүләре белән горурланалар. 21 гыйнвар көнне биредә ата-аналар җыелышы булды. Залда балаларның дидактик уеннары өчен күргәзмә материаллар урын алган, ә түр башындагы өстәлләрдә нинди генә китаплар юк. Бу балаларга өйдә әти-әниләр укый торган китаплар икән. Һәр җыелыш-очрашу саен алар китапларны алып киләләр, таныштыралар, бер-берсе белән фикер алышалар. Кайбер очракларда бер-берсе белән алмашып та торалар икән.

Яңа уку елына кадәр 7 ай булуга карамастан, әти-әниләргә баласы өчен кайсы мәктәпне сайлау турында уйланыр чак килеп җитте, чөнки 1 февральдән мәктәпләр 1 нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар ала башлый. Гариза белән берлектә баланың туу турындагы таныклыгының һәм яки әтинең, яки әнинең паспортының копиясе бирелергә тиеш.

21 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, хәтта дәү әтиләре белән килгәннәр иде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдә республиканың яшьләр үзәге һәм спорт-патриотлык үзәге вәкилләре дә катнашты.

1 февраль көнне Апас боз саренда Республика беренчелегенә 2003 елда туган балалар арасында хоккей ярышлары үтте. Биредә Апас хоккей командасы Казан шәһәренең “Волна” командасы белән көч сынашты.

Яшь йөрәкле, картаюны белмәс хезмәт һәм тыл ветераны Фәхерлеислам абый Закиров белән таныштырасыбыз килә. 1932 елда туып, дөньяның ачысын-төчесен күреп үскән, сынмаган-сыгылмаган, ачык йөзле гади кеше ул. Ятимлекне дә кичерә, яшьли төрле хезмәтләр башкара, сугышка киткән абыйларын алыштыра. Апаста кичке мәктәпне тәмамлап урта белем ала. Аннан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлый. Төрле җитәкче урыннарда эшләп үзен гел яхшы яктан гына таныта. Пенсиягә чыкканчы колхозда экономист булып эшләде. Тормыш иптәше Гөлсем апа белән бер ул, ике кыз тәрбияләп олы тормышка чыгардылар. Фәхерлеислам абый 82 яшьтә булса да һаман хәрәкәттә. Ул үзенең тальян гармунын алып авыл һәм районда узучы концертларда актив катнаша. Быел да “Көзге моңнар” дип исемләнгән концертта чыгыш ясап тамашачы мәхәббәтен яулады. Сәяхәтләрдән дә калмый ул. Апаста, Тәтештә, Болгарга, Биләргә, Казанга оештырылган сәяхәтләрдә башлап йөрүче, үзенең кирәкле киңәшләрен биреп торучы ул. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International