ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан хөкүмәте йортында үткән чираттагы брифингта Казанда авыл ярминкәләре сезоны башлануын хәбәр иттеләр. Безнең район делегациясе аны 27 сентябрьдән башлап җибәрәчәк. Агропаркка бу көн таңында 50 ләп техника колоннасы азык-төлек продуктлары төяп алып барачак. Ә гомумән алганда, көзге уңыш ярминкәләре Казанда 27 декабрьгә кадәр дәвам итеп, алар Татарстан башкаласының 7 урынында үткәрелү фаразлана.

Ил күләмендә 2007 елдан гаиләдәге икенче бала өчен гамәлгә кергән «Ана капиталы»ннан районда инде 884 гаилә файдаланды. Дәүләт программасында катнашып, 710 гаилә аны алып, законлы төстә файдаланырга да өлгерде, бик күпләр акчасын торак шартларын яхшыртуга, яңа йорт салуга тотты. Бу ел башыннан 75 яшь әнигә тантаналы шартларда сертификатлар бирелде.

23 сентябрьдә район хакимиятенең кече утырышлар залында «Ана капиталы» сертификаты районның тагын 5 яшь әни кулына тапшырылды. Вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Сәлахов, район Пенсия Фонды җитәкчесе Шамил Гаффаров, гражданлык актларын теркәү район бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина икенче балаларын тапкан яшь әниләр-Апастан Ләйсән Гайфетдинова, Гөлчәчәк Сибгатуллина, Аюкөйдергәннән Альбина Гәрәева, Акхуҗадан Валентина Абзалова, Кызылтаудан Гөлнур Ногмановага истәлекле бүләкләр дә бирделәр. Яшь гаиләләргә бәхетле озын гомер, сәламәтлек һәм иминлек-тигезлек теләделәр.

Ындырчы авыл җирлегендә шушы зона авыл җирлекләренең ветераннар Советлары рәисләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар җирлекнең тормыш-көнкүреше белән таныштылар, фикер алыштылар, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

26 сентябрь көнне сәгать 8.00-12.00 аралыгында Апас җирле бүлегенең “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең җәмәгатьне кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Барлык сорауларга тәҗрибәле белгечләр җавап бирәчәк. Сорауларны штп Апас, Совет урамы, 2 йорты яки 22 3 18 телефоны буенча биреп булачак

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

20 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләтләр кроссы-2014” ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ярышны нәниләр башлап җибәрде. Төрле балалар бакчаларыннан килгән кечкенә спорт сөючеләр бар көчләренә җиңү өчен тырыштылар. Араларында бик җитезләре дә бар иде. Ярышның иң кечкенә катнашучылары Свияжскийның “Ләйсән” балалар бакчасыннан килгән 3 яшьлек Камилә Сибгатуллина һәм “Кояшкай” бакчасыннан 5 яшьлек Эльнара Ибәтуллина иделәр. Өлкәннәр старт алгач, стадион тагын да җанланды. Ветеран спортчыларга һәркем җиңү теләп, көч биреп торды. Ярышка мәктәп командалары да бик теләп килде. Акхуҗа йөгерешчеләре әзерлекләре белән аерылып торды. Алар урта мәктәпләр арасында өченче, тулы булмаган урта мәктәпләр арасында беренче урынны яуладылар. Шулай ук Борнаш, Апас, Зур Күккүз мәктәпләре, аграр көллият укучылары да югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

“Милләтләр кроссы” барышында теләгән һәркемгә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырып карау өчен дә мөмкинлекләр бар иде.

 

19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Район мәдәният бњлеге ќитәкчесе Рәкыйп Шакировка 60 яшь тулу ућаеннан мәдәният йортында юбилярга багышланган кичә узды. Мәдәният хезмәткәрләре ќыр-биюләре аша ќитәкчеләренә изге теләкләрен ќиткерделәр.

Районга Татарстан Республикасының ЮХИДИ башлыгы Рифгать Миңнеханов килде. Ул Свияжский бистәсендәге “Ләйсән” балалар бакчасында булып, нәниләрнең юл кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен карады, алар белән әңгәмә корды. Бакчага велосипедлар бүләк итте.

Соңыннан район эчке эшләр бүлегендә гражданнар кабул итте.


18
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан һәм район мәктәпләрендә бу уку елыннан башлап ГТО нормативларын тапшыру гамәлгә керде. Апас музеенда 1990 елларга кадәр спортта яулаган җиңүләр, ГТО нормативларын үтәү өчен бирелгән бронза, көмеш һәм алтын күкрәк билгеләрен күрергә мөмкин. Борнаш-Болгаер якларыннан Рәмис Ногманов, Тәлгать Гыйльметдинов, Айдар Баһаветдинов, Фәһим Вәлиев, Разия Хәмидуллина, Наилә Әхмәдуллина заманында аларның бөтен дәрәҗәсен дә яулаган. Алтын дәрәҗәле ГТО күкрәк билгесе белән 1960 елларда районның бүгенге башлыгы Рәшид Заһидуллин да бүләкләнгән булган.

 

20 сентябрь, шимбђ кљнне, 10.00 сђгатьтђ районныћ њзђк стадионында “Миллђтлђр кроссы-2014” спорт ярышлары уза. Гаилђлђрне, хезмђт коллективларын, балаларны, яшьлђрне, љлкђннђрне спорт бђйрђме берлђштерђ. Без – спорт џђм сђламђт яшђњ рђвеше яклы! 

Алда салкыннар, килсә китә белми торган салкын тиюләр. Район үзәк шифаханәсенә гриппка каршы “Гриппол” вакцинасы кайткан инде. Теләүчеләр үзләренә прививка ясата ала

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International