Апас авылында яшәүче, Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Римә апа Гафарова 80 яшьлек юбилеен каршылады. Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәбрикләп Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Юбилярны котларга шулай ук Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин да кайткан иде.
Апас районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар дәвам итә. Көндезге сәгать 12гә барлык сайлаучыларның 80,55 проценты тавыш бирде. Бигрәк тә Әҗем, Борнаш, Түбән Биябаш, Тутай участокларындагы сайлаучылар активлык күрсәтте.
Район үзәгендә 4 сайлау участогы урын алган. Апас урта мәктәбе, үзәк китапханә, район мәдәният йорты, район хәрби комиссариаты биналары янында тулы тормыш кайный. Апас урта мәктәбе янында укытучылар һәм укучылар көче белән әзерләнгән концерт бара.
Апас районыныћ 6 сайлау участогында – Колгына, Кече Књккњз, Идрәз, Коштавылы, Танай-Турай, Тњбән Барыш авылларында электрон тавыш бирњ бара. Халык кљндәлек мәшәкатьләргә чумганчы ук сайлау участокларына килергә тырыша. Џәрбер сайлаучы чәй љстәле янында урын ала. Алар љчен сайлау очрашу, аралашу чарасы да. Рәзинә Вәлиәхмәтова сайлауга тәњге тапкыр килгән. Бу кљн аныћ љчен аеруча да истәлекле. Аћа Татарстан Республикасы Конституциясе бњләк ителде.
Районныћ территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итњләренчә, иртәнге сәгать унга Идрәз сайлау участогында 145 кешенећ 102се тавыш биргән. Электрон тавыш бирњчеләр арасында Танай-Турай сайлаучылары активлык књрсәтә.
Апас районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар оешкан төстә башланып китте. 57 сайлау участогы да иртәнге сәгать җидедә эшли башлады. Иртәнге сәгать унга 54,85 процент сайлаучы тавыш бирде. Бигрәк тә Танай-Турай, Төбәк Черкене, Чәтбаш, Борнаш, Тутай сайлаучылары активлык күрсәтә, – дип хәбәр итте районның территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Гөлнара Садыйкова.
Барлык сайлау участокларында да бәйрәмчә кәеф сизелә. Сайлаучылар өчен кайнар чәй, тәмле коймак, шашлык тәкъдим ителә, концертлар оештырылган.
Акхуҗа авылында Татарстан Республикасы Президенты программасы нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Ул 100 урынга исәпләнгән клубны, фельдшер-акушерлык пунктын һәм китапханәне үз эченә алган. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашты һәм авыл халкын шушы истәлекле көн белән тәбрикләде.
12 сентябрьдә районның ЗАГС бүлегендә тагын бер яңа гаилә терәкәлде. Кызыл Тау авылында яшәүче Ришат Васильев һәм Элина Алекперова парлы тормыш юлына аяк бастылар. Киләчәктә авылда калып, районыбызга хезмәт итәргә карар кылган яшьләргә район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Аларга изге теләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова җиткерде.
Апас районында дуслык, теләктәшлек, хезмәттәшлек аллеясы булдырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы һәм “Бердәм Россия” партиясе катнашында хакимият бинасы каршына туя үсентеләре, ягъни, тормыш агачлары утыртылды.
Җәй дәвамында кояштай балкып, күзләрне иркәләп торган аллы-гөлле чәчкәләр янында яшел гүзәлкәйләр дә урын алгач, үзәк урам тагын да ямьләнде, күркәмләнде. Бу изге эш туган төбәгебезне яшелләндерү, сулар һавабызны сафландыру нияте белән беррәттән дуслык күперен тагын да ныгытты. Әлеге чарада район вәкилләре белән бергә республика кунаклары да катнашты. Район Советының, Казан федераль университетының һәм партия әгъзаларының исемле үз агачлары булды.
– Агач утырту изге эш. Бу чарада без бик теләп һәм күңел күтәренкелеге белән катнаштык. Бүген бер үк җирдә өч аллея калкып чыкты. Аның берсе – Федераль университетныкы. Димәк, безнең хезмәттәшлек тә шулай тигез бер җеп булып сузылып барачак. Бергә булганда без тагын да көчле, – диде Федераль университетның ректоры Илшат Гафуров.
“Балкыш” фестиваленең зона турында уңыш яулаган өлкәннәр халыкны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган, патриотик рухтагы, эчтәлекле һәм җыйнак кына чыгышлары белән ял иттерделәр. Сәхнәгә чыгучыларның иң өлкәне – 78, ә иң яше – 58 яшьтә иде. Аларның осталыгына, югары дәрәҗәдәге хәзерлегенә һәркем таң калды. Башкала кунаклары исә аларны зур сәхнәләргә чакырырга, тагын да танытырга исәпләре барлыгын әйттеләр.