ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2014 ел
җомга

Мөселманнар һәм халыкара бердәмлек булдыруда хезмәте өчен Татарстан Диния Нәзарәтенең Апас районы мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев Россия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәтенең “Бердәмлек”-“Аль-И-тисам” медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне район башлыгы Рәшид Заһидуллин тантаналы шартларда тапшырды.

Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Ул төзелеш, терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә зур басым ясады, җитди бурычлар куйды. Шулай ук балаларның җәйге ялын оештыру, аларны лагерьларга җибәрү, район халкының хәвефсезлеген тәэмин итү хакында да сүз булды.

Июль аенда 90 яшьлек олуг юбилеен алты райондашыбыз билгеләп үтә. Дәвеш, Иске Әнәле, Багыш, Апас, Үтәмеш авылларында гомер итүче бу өлкәннәребезгә Рәсәй Президентыннан Котлау открыткасы киләчәк, район башлыгы истәлекле бүләген тапшырачак.

21 июньдә 22.00 сәгатьтә Җиңү шатлыгын татымаган, тыныч-матур көннәр өчен гомерен корбан иткән миллионлаган ватандашларыбыз истәлегенә үз тәрәзәгездә шәм кабызыгыз. “Яшь гвардия” әгъзалары Хәтер көне уңаеннан оештырган акциягә сез дә кушылыгыз!

Хђтер – мђћгелек, дилђр. Миллионлаган югалтулар, онытылгысыз кайгы-хђсрђтлђр китергђн сугыш афђтен хђтерлђрдђн ќуеп ташларга хакыбыз юк. 22 июнь – Бљек Ватан сугышы башланган кљн районда Хђтер џђм матђм кљне буларак њтђчђк.
Кече Болгаер авылының «Карлыгач” балалар бакчасында Сабан туе үтте. Бәйрәм барлык милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган иде. Балалар көрәштеләр, күз бәйләп әйберләр кистеләр, ярыштылар, узыштылар. Ир балалар аеруча да көрәшкә тартылды.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

"Арбаңны кыштан, ә чанаңны җәйдән үк әзерләп куй" – ди татар халкы. Шушы мәкальне истә тотып, Югары Акхуҗа һәм Карамасар авыл җирлекләрендә яшәп, бюджет тармагында эшләүчеләр витаминнарга бай булган терлек азыгы җыюда зур активлык күрсәттеләр. Бу мөһим эшкә һәркем бик җаваплы карады. Витаминнарга бай, сыйфатлы яфраказыкның кыш көне терлекләр өчен файдасы зур булачак.

Биеш мәктәбе каршында оешкан “Мультландия” мәктәп яны лагерында 1-7 сыйныфта укучы 24 бала ял итә. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган биредә.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Тольятти егете Прокофьев Михаил Викторович гомерлек яры итеп Биеш авылы кызы Назарова Наталья Михайловнаны сайлады. Яшьләр кавышу мизгелләрен тантаналы итеп Апаста уздырдылар. Аларга район Советы һәм башкарма комитеты, ЗАГС бүлеге исеменнән иң изге теләкләр юлланды.

Аграр көллияттә прокурор ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев белән очрашу булды. Ул укучылар белән хокук нормалары, наркотик матдәләрне саклау, күчереп йөрткән өчен нинди кануннар кулланылуы хакында сөйләште. Яшьләрне һәр әйбергә шикләнеп карарга, абынмаска, ялгышмаска өндәде. “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә. Районда әлеге девиз белән тематик кичәләр, спорт ярышлары үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International