20 апрельдә Апаска Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Районыбыз кырларын вертолеттан карап чыкканнан соң, Горбунов берләшмәсенең 670гектарлы көзге бодай кырында хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл-җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Районда яңа өйләнешүче парлар өчен тагын бер яңалык керә. Хәзер кияүнең кәләшне район башлыгы машинасында барып алу мөмкинлеге бар. Машина иң беренчеләрдән булып 19 апрель көнне Апас егете Раил Шиһабиев һәм Иске Йомралы авылы кызы Алисә Кашафетдинованың кавышу мизгелләрендә хезмәт итәчәк.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин катнашында узган чираттагы җомга киңәшмәсендә коррупциягә юл куймау, хезмәт, янгын куркынычсызлыгын булдыру, чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештыру мәсьәләләре каралды. Шулай ук язгы кыр эшләре барышы төп тема булып яңгырады, һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп эшләү бурычы куелды.