ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2013 ел
сишәмбе
“Бердәм Россия” партиясе Апас җирле бүлегенең башкарма комитетын хәзер Апас егете Мөбәрәкшин Раил Илгизәр улы җитәкли.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Ындырчы балалар бакчасына 14 сабый йөри. Бакчага ремонт вакытында алар да “каникулга” чыкканнар.
Быел Кильдураз төп гомумбелем бирү мәктәбендә республикакүләм программа буенча капиталь-төзекләндерү эшләре үткәрелде.
29 августта, Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгы кысаларында, Апас”Туган як” музее бинасында 14 яшь тулган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт биреләчәк.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Балаларны сөендереп
Апасның яңа төзелеп килүче микрорайонындагы Ислам Насыйбуллин урамында балалар өчен махсус уен мәйданчыгы ачылды.
Сөт мул булгач күңелләр дә күтәренке

12
август, 2013 ел
дүшәмбе
11 август көнне район спортсменнары Чувашия Республикасының Шыгырдан авылына сабантуйга барып җиңү яулап һәм бүләкләр белән кайттылар.

Яшүсмерләр арасыннан 55 кг авырлыктагы категориягә кадәр Каратун станциясеннән Айдар Садриев өченче урынны яулады. 60 кг авырлыктагы категориягә кадәр Кызыл – Тау авылыннан Айназ Мөхәмәтгәлиев икенче урынны яулады.
Районда урып-җыю эшләре экватор сызыгына җиткән көннәрдә, эшнең барышы белән якыннан танышу өчен Татрстан Ресбубликасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Ул “Ак Барс Холдинг” генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде.
Министр Каратун ашлык кабул итү пунктында булып, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

9
август, 2013 ел
җомга
8 август иртәсендә районыбызның 53 мәчетендә дә Гает намазлары узды. Биредә 1200 дән артык райондашыбыз катнашты.
Ел саен Рамазан аенда район башлыгы тәкъдиме белән һәрбер авыл җирлегендә Ифтар мәҗлесләре уздырыла. Быелгысы елда да 22 авыл җирлегендә барлыгы 1056 ураза тотучы мөселманнар мәчетләргә чакырылып авыз ачтылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International