ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Ил-көн яңалыкларын тыңлый башласаң, кайдадыр шартлау, террорчылар кулыннан бик күп кешеләрнең зыян күрүләрен, әти-әниләрен, балаларын югалтуларын ишетеп йөрәк әрни. 

26 августта Апас мәктәбе янәшәсендәге ачык, ясалма чирәмле  спорт мәйданчыгында район мини-футбол ачык турниры финалы үткәрелде. 

Апасның Җәмигь мәчетендә имамнарны чираттагы айлык җыелышы узды. 


28
август, 2017 ел
дүшәмбе

Бар гомерен балалар, яшьүсмерләр тәрбияләүгә багышлаган, районыбызның мактаулы гражданины, озак еллардан бирле халык дружинасын җитәкләүче Рәшит абый Шәйхиев “Территория Закона” республикакүләм бәйгедә катнашып җиңү яулады.

Район җитәкчелеге ярдәме белән моннан 18 көн элек Кырымга ял итәргә киткән, укуда, спортта иң алдынгы Апас мәктәпләренең 46 укучысы  Кара диңгез ярларында сәламәтлекләрен ныгытып, 26 августта барысы да исән-сау Апаска әйләнеп кайттылар. 

30 август – Республика көне уңаеннан Акхуҗа авылында яңа спорт мәйданы ачыла, асфальт юл кулланылышка тапшырыла.

Районыбызда зират тирәләрен чистарту, яңарту эшләре дәвам итә.

Район эчке эшләр бүлеге җыелма командасы Татарстан эчке эшләр министрлыгы ел да үткәрүче Спартакиада спорт ярышларында актив катнаша һәм җиңеп, Апаска гадәттә бүләкләр, Кубок белән кайта.

Районыбыз игенчеләре көнне төнгә ялгап, һава шартлары яхшы булганда бар көчләрен биреп эшлиләр. 


25
август, 2017 ел
җомга

Горбунов берләшмәсеннән Ринат Ильясов белән Әлфис Шиһаповлар да җитәкчеләргә рәхмәтле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International