Иске Әнәле авылы клубында Диңгез флотында хезмәт итеп кайткан егетләр хөрмәтенә “Суны-җир итеп, экипажны- гаилә итеп, хезмәт итеп кайткан егетләр” дип аталган күргәзмә оешты.
Вячеслав Носов соңгы ике елда унга якын һәйкәл иҗат итте.
Районда эш урыннары арта. Хәзерге вакытта Заготзерно бистәсендә, элеккеге райтоп базасы урынынында бетон һәм асфальт заводларын төзү эше бара.
Кеше язмышына, бала сәламәтлегенә битараф булмаган райондашларны 3 август көнне, 20.00 сәгатьтә Хәйрия концертына чакырабыз. Концертта “Ике моң” бәйгесендә катнашкан җырчылар чыгыш ясый. Билет бәясе – 100 сум. Җыелган акча Үтәмештә яшәүче Данил Әхмәтҗановны сәламәтләндерү өчен тотылачак.
Түбән Барыш авылы – матур табигать кочагына, тау итәгенә урнашкан. Изгеләр чишмәсе, Закир бабай чишмәсе, Шарлавык чишмәсе янына күптән түгел генә тагын бер су чыганагы өстәлде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 27 июльгә барлыгы 15700 гектарда күпьеллык үлән чабылган. 82300 тонна сенаж салынган, 4550 тонна печән һәм 160 тонна яфраказык хәзерләнгән.
28 июль кичендә Апасның Үзәк ял паркында 80нче еллар көйләренә нигезләнгән дискәтүк була.
Урта Балтайның мәктәп яны участогында бүген мул булып суган, кишер, кәбестә, бәрәңге һәм башка күп төрле җиләк-җимеш өлгереп килә. Мәктәп укучылары да җәйге хезмәт-практиканы биредә үтәләр.
Апас урамнарындагы суүткәргечләрнең яртысы диярлек -4,5 километр озынлыкта-элеккечә җирне ертып, асфальтны ватып траншея казымыйча гына яңартыла.
Поездлар һәм автомашиналар хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 7 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге тимер юл кичүләрендә ремонт эшләре башкарылачак.