Апаста 12,5 чакрым озынлыкта су юллары яңара. Әлеге үзгәреш район үзәгенең Ленин, Октябрь, Кызыл Армия, Киров, Садри Җәләл, Муса Җәлил һәм башка урамнарын үз эченә ала.
Тәтештә республика балалар Сабан туеның зона йомгаклау бәйрәме узды. Биредә бездән Апас сәнгать мәктәбенең биюче һәм җырчы кызлары, шулай ук яшь көрәшчеләр катнашты.
Морзалар авылы егете Рамил Таҗиев һәм Югары Ослан районы кызы Зәйнәп Хакимова районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерде.
Һөнәри осталык, оператив эш, кисәтү чаралары комплексын колачлаган 2017 елның 6 аендагы эшкә йомгак ясау вакытында Апас хокук сакчылары коллективының гомуми күрсәткечләр буенча Татарстанда беренче алтылыкка керүе аерым билгеләп үтелде.
-Апас районы эчке эшләр бүлегенең 10 кешелек оператив төркеме Казанда бөтендөнья футболы Конфедерация Кубогы матчлары барганда 1 айлык хезмәт командировкасында үзен бик яхшы яктан танытты, -дип хәбәр итә район полиция хезмәте җитәкчесе Раил Гатауллин.
Идрәз авылы егете Алмаз Габдрахманов гомерлек яры итеп Апас кызы Алинә Сафиуллинаны сайлады. Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә язылышты.
Апас муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында терлекчелек белгечләре алты айлык эшләренә нәтиҗә ясадылар.
Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов Сабантуйлар алдыннан үзенең классташлары һәм балачак дуслары белән бергәләп Тәтеш, Әтәч тавы үзәнендәге чишмәләр чыганагын чистартуны оештырды.
“АгроАктив” хуҗалыгында 11 июльдә үткән семинар-киңәшмәдә галимнәр кукуруз, көнбагыш, ашлык үстерү серләрен аңлаттылар. Зур табыш, тотрыклы мул уңыш нигезе-яңа технологияләр.
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында юл куркынычсызлыгы темасына багышланган киңәшмә узды.