9 май – Җиңү бәйрәме көнендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Заготзерно бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны Гыйльметдин Шәһвәлиевка Татарстан Республикасы Президентының “Фидакарь хезмәте өчен“ медален тапшырды.
Апас туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Милли музеее филиалы, Герой –шагыйрь Муса Җәлил музей-фатирының күчмә күргәзмәсе эшли башлады.
Кильдуразда клуб төзелеше азагына якынлаша.
Районда 9 Май – Җиңү көнен билгеләп узу чараларына йомгак ясалды.
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына яшьлек елларында ерак Германия гарнизоннарында хәрби хезмәт иткән, бүген инде 45-55 яшьлек апаслылар да актив әзерләнде.
Быелгы Җиңү Парадын, “Үлемсез полк” колонналарын район гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге хезмәтенең махсус әзерлекле хезмәткәрләре Рушан Заһидуллин белән Рәзил Шакиров видеокоптер белән һавадан төшерде.
Урта Балтай ындыр табагы мөдире Зөлфия Шиһапова быелгы язгы кыр эшләренең тиз һәм җайлы баруына үзеннән зур өлеш кертә.
Биеш мәктәбен тәмамлап, бүген Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укучы көрәшче егет Раил Фәсхетдинов Мамадышта махсус урта белем һөнәри уку йортлары студентлары арасында уздырылган Спатакиадада бик уңышлы чыгыш ясады.
Чирмешән авыл җирлегенә кергән Чирмешән, Аюкөйдергән, Багыш авылларында һәйкәл янында "Мәңге хәтердә" дип аталган тантаналы митинглар булды.
“Дус класс серләре“ республика бәйгесендә өченче урын алган Апас урта мәктәбенең Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге 5 “Б” классы укучылары һәм әти-әниләр “Үлемсез полк” акциясенә теләп кушылдылар.