ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2015 ел
сишәмбе

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бу атнада апаслыларны бераз салкынчарак, яңгырлы һава торышы көтә. Һаваның уртача температурасы көндезен +15, +19 градусны тәшкил итсә, ә кичен исә ул бары +7, +8 градус булырга мөмкин. Шулай ук кайбер көннәрдә урыны белән яңгырлар да явуы ихтимал.



17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Каратун үзәгенә керү юллары киселешендә Апастагы кебек үк матур фонтан урнаштыру хәстәренә керештеләр. “Сәфәр” кибете каршында аның нигезе эшләнә. Шундый ук фонтан Каратун Мәдәният үзәге-мәктәп арасындагы мәйданга да куелачак, анысының нигезен салу эшләре төгәлләнеп килә инде.
Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстанда 30 уникаль программа дәвам итә. Шуларның берсе – авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерү максатыннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә күбрәк ярдәм итүгә нигезләнгән.
Районыбыз 1000 квадрат мәйдан били. Шуның 8 процентын урман-куаклыклар, юл-чокыр, басу читләрендәге ышыклагыч  посадкалар каплаган. Барлык урманнарның 12 процент өлеше ылыслыларга туры килә.
Район элемтәчеләре урам юлларын, асфальтны бозмыйча гына эшләргә өйрәнделәр. Апасның Совет, Муса Җәлил урамында горизонталь бораулау агрегатлары белән 1 километр озынлыкта җир  астыннан тишеп, кабель үткәргечләр урнаштырылды. Элекке технология буенча чыгымнар 5 тапкырга артык булачак иде.
Район янгын күзәтчелеге  дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев белдерүенчә, балаларның ут белән уйнавы, саксызлык аркасында өч янгын очрагы теркәлгән.

14
август, 2015 ел
җомга
Икенче катка бик мул, куе булып өлгергән күп еллык һәм бер еллык үлән басуларында сенаж-печән әзерләү эшләре башланды. Бу мәйдан районда барлык чәчү җирләренең 22 процент өлешен били, гомуми күләме-15 мең гектар.
16 июнь-21 июльдә “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә “Яшь десантчы” балалар хәрби-патриотик палаткалы җәйге шәһәрчегендә 4 сменада Апас, Буа, Тәтеш, Кайбыч, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарыннан 350 бала ял итте.
Апас үзәгендә, фонтаннар шавы астында 12 август кичендә үткән өченче “Зәлидә” халык уеннарына 500 кеше килде. Катнашучылар арасында район авылларыннан кунаклар дә бик күп иде. Эшмәкәрләр мәйданның бер читендә батут, поп-корн, мамык-шикәр ясаучы аппаратлары белән бар халыкка хезмәт күрсәттеләр. Район мәдәният йорты оештырган чәй табыны янында 250 ләп кеше тамак ялгап алды. Киләсе “Зәлидә”-19 августта! Килегез, биегез, җырлагыз, күңелле ял итегез! Тамаша-шоу кичке 6 да башланачак.
-Безгә бу ташламалардан баш тартучы 100гә якын апаслының вакытсыз үлүе билгеле. Туганнары даруларның кыйммәт булып аларны сатып алырга акча җитмәве турында бүген ачынып сөйлиләр, бушлай бирелергә тиешле шул дарулары  булса алар әле яшәгән булыр иде, белә торып гомерләрен акчага алыштырдылар дип уфтаналар,-ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International