ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Яңа ачылган район ЗАГС бинасында районыбызның кабат әни булу бәхетен татыган 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификаты тапшырылды. Алты гаилә аны икенче баласына, ә менә Бакырчы авылыннан Мәхмүтовлар гаиләсе аны өченче балалары өчен алдылар. Район буенча 1000нче Ана капиталы сертификатына Каратуннан Рәсилә Алтынбаева ия булды.

Районда беренчеләрдән булып “Свияга” берләшмәсе  игенчеләре уракка чыктылар.

 – Бүгенге көндә басуларда 11 комбайн эшли. Икмәкнең чыгышы яхшы. Көзге бодай гектарыннан 27 центнер чыга. Үстерелгән икмәкнең бер генә бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга без әзер, - ди Горбунов берләшмәсе җитәкчесе Кәфил Гыймранов. Суктырылган икмәкне Каратун ашлык кабул итү пунктына ташыйлар.

– Бөртек эшкәртү агрегатларыбыз күптән әзер, быелгы икмәкне кабул итүдә өзеклекләр булмаячак, - ди Каратун ашлык кабул итү пункты җитәкчесе Александр Горохов. 

Казан урамнарындагы махсус полосалар 17 августка кадәр гамәлдә булачак

– Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырган вакытта җәмәгать транспорты һәм махсус транспортлар өчен төшерелгән вакытлыча полосаларның гамәлдә булу вакытын “Мастерс” категориясендәге чемпионат беткәнчегә кадәр озайттылар. Кызгылт сары” полосаларның гамәлдә булуының соңгы көне – 16 август. 17 августтан башлап Татарстан башкаласында махсус полосаларга чыккан өчен штраф салынмаячак, – дип дип яза intertat.ru.

Җәй ул җиләк-җимешнең күпләп өлгергән чоры. Кибеткә кергәч үк, күз тизрәк  җиләк-җимеш киштәләренә төшә. Соңгы вакытта Апаста да карбыз сатып алучылар күренә башлады. Тик, ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе белгечләре әлегә карбызны сатып алмаска киңәш итә. Алар фикеренчә, бакча культураларының өлгерү вакыты август аена туры килә. Ә хәзер сатылучы карбыз-кавыннар исә нитратлы булырга мөмкиннәр. Чөнки тизрәк өлгертү өчен фермерлар төрле ашламалар һәм шулай ук туфракта нитратлар барлыкка китерә торган азотлы ашлама кулланырга мөмкиннәр. Бу матдә, гадәттә, карбызга сеңеп аның йомшак өлешендә туплана. Карбызда нитрат килограммына 60 мг нан артмаска тиеш икән. Ә тикшерүләр исә бу төр иртә өлгергән карбызларда аның 10 тапкырга артык булуын күрсәткән. Нитрат кеше организмы өчен бик зарарлы. Аның белән агулануның беренчел билгеләре: баш авырту, күңел болгану, косу, тырнак, бит, иреннәрнең зәңгәрләнүе. Ә йөкле хатыннарга хәтта балаларын югалту куркынычы да яный.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
21 июльдә Апаска, чираттагы эш сәфәре кысаларында, Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов килде. Ул Иске Әнәле авылында клуб ачылу, район үзәгендә ЗАГС һәм беренче номерлы суд участогы бинасын ачу тантанасында катнашты, район үзәк хастаханәсендәге капиталь төзекләндерү эшенең барышы белән танышты. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район үзәгендәге үзгәрешләр белән танышты һәм Батырлар мемориал комплексына Берлиндагы туганнар каберлегеннән алып кайтылган туфракларны салу тантанасында катнашты, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Районда 36 балалар бакчасы бар. Аларда 835 бала тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм балалар өчен уңайлылыклар арта бара.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә,  киләсе елга республика программасына нигезләнеп, “Салават күпере” балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк. Әле күптән түгел генә биредә 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылган иде. Бүгенге көндә исә “Кояшкай” бакчасында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Анда шулай ук 30 балага исәпләнгән яңа группа ачылачак. Берничә ел элек Түбән Барыш һәм Дүртиле авылларында нәниләрнең саны аз булу сәбәпле, балалар бакчалары ябылган иде. Хәзер исә бу авылларда бакчалар кабаттан ачылды.

– Киләчәк буынны кайгырту республика һәм район җитәкчелегенең төп максатларының берсе, – ди ул.

 Мәчеткә йөрүчеләребез арта. Көздән балалар, олылар өчен укулар оештырабыз. Җомга намазына йөрүче арасында яшьләр дә бар, без моңа сөенәбез. Шундый мул табыннарда ифтар мәҗлесе оештыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләре гөрләп барсын, гаиләләре тигез, дус-тату булсын, – диләр авыл муллалары
Изге Рамазан ае Акхуҗа авылы халкы өчен үзгә бер истәлекле булды. Биредә авылга ямь биреп мәчет ачылды. Читтән ярдәм көтеп тормаган алар, үз көчләре, бердәмлекләре, тырышлыклары белән барысын да булдырганнар.
Кече Күккүз егете Руслан Вәлиев белән Апас кызы Ләйсән Вафина Кызыл туйларын билгеләп үтте. Яшь гаилә киләчәктә туган төбәгебездә төпләнеп калып, районыбызның үсеше өчен өлеш кертергә уйлый. Аларга район башлыгының Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин катлап Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырды. Агрофирманың бүлекчә җитәкчесе Рамил Шәрәфуллин, авыл җирлеге башлыгы Рифкат Хәбибуллин тәбрикләп бүләкләрен бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International