Авыл халкы тырышлыгы, бердәмлеге белән биредә мәчет ачылды. Мәчет ачу тантанасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт, Төркия кунагы Сабри Айдин һәм башкалар катнашты. Район башлыгы авыл халкы белән әңгәмә корды, райондагы яңалык-үзгәрешләр белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.
Сабри Айдин азан әйткәннән соң, кызыл тасма киселде һәм халык “бисмилла“ әйтеп мәчет эченә керде. Соңыннан клубта ифтар мәҗлесе узды.
Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы эшләп килә. Аларның берсе – “Балалар бакчалары төзү”. Узган ел республикакүләм программага нигезләнеп Свияжский бистәсендә дә яңа балалар бакчасы ачылды. Ул 80 балага исәпләнгән. Бакчаны төзү өчен 60 миллион сум акча сарыф ителгән.
“Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре өчен барлык шартлар да тудырылган.