ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
11 апрель көнне Биеш урта мәктәбендә Бөек җиңунең 70 еллыгы уңаеннан укучылар Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар булып уза.

“Созвездие – Йолдызлык” ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Соңгы, унынчы зональ тур Кайбыч районында үтте. Анда Кайбычның үзеннән кала Идел аръягында урнашкан җиде район: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш балалары көч сынашты.


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
13 апрель көнне Апас аграр көллиятендә Республика күләм хәрби- патритотик "Аҗаган- 2015" уеннарының зона туры үтәчәк.
Бөтендөнья сәламәтлек көнен һәр ел саен 7 апрель – 1948 елны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешкан көнне билгеләп үтәләр. 1950нче елдан башлап бу көнне ел саен төрле чаралар үткәрелеп килә. Сәламәтлеккә багышланган бу чаралар кешеләргә сәламәтлекнең кадерен аңлату максатыннан оештырыла. Бүген Апаста да халык күп йөри торган урыннарда район табиблары кешеләрне сәламәтлеген тикшерәчәкләр. Алар кибетләргә, банкларга кереп чиратта торучыларның кан басымын үлчиячәкләр, канның шикәрен тикшерәчәкләр.
Юбилярны район башлыгы Рәшид Заһидуллин кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан лидеры Вьетнам Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән очрашуларда катнашты
Рустам Минниханов принял участие во встречах и переговорах с представителями руководства Социалистической Республики Вьетнам. Источник: "Татар-информ" http://www.tatar-inform.ru/news/2015/04/06/449168/

 

Район үзәк китапханәсенә яңа директор билгеләнде. Ул – әлегә кадәр Бердәм функциональ Үзәк директоры булып эшләгән Гөлчәчәк Назыйм кызы Ахманова.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 35 яшьлек туган көне уңаеннан, ООО “СХП “Свияга” директоры Марат Мансур улы Хәсәновка Апас муниципаль район башлыгы Мактау грамотасы тапшырды.
Агропромышленность комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өченрайон авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Илдус Габдулла улы Амануллин Рәсәй Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International