3 июньдә Апаста район мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмалаган 69 укучы үзләре сайлап алып, биология, физика, география һәм тарих фәннәреннән гомуми дәүләт имтханнары тапшырды. -Барысы да гадел һәм яхшы үтте, – диләр укучылар үзләре һәм бу эш өчен җаваплы хезмәткәрләр.
Бу көннәрдә авыл урамнары гармун моңына, яшьләрнең шат авазларына, балалар чыр-чуына күмелде. Милли гореф-гадәтләребез буенча яшьләр авыл урамын тутырып Сабан туена бүләк җыялар. Бизәлгән атларны, милли киемнәрдән киенгән егет-кызларны күреп өлкәннәр ерак яшьлекләрен искә алалар.
Алар 1нче июнь көнне балалар Сабан туена килеп җиттеләр.
– Балалар өчен махсус уздырылган Сабантуйны беренче күрдек, анда шундый күңелле булды.2 июньдђ районныћ 34 укучысы физика џђм инглиз теле фђннђреннђн имтихан тапшырды. Укучыларныћ 29ы – физиканы, бишесе – инглиз телен сайлаган иде.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне быел да балачакның күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Тормышыбыз чәчәкләре – балалар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде.