ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Районда корбан ашлары башланып китте. Традиция буенча, район үзәгенең “Апас таңнары” ресторанында район башлыгы Р.Заһидуллин тарафыннан корбан ашы уздырылды. Бирегә Апас җирлегенең 150 өлкән кешесе чакырылып корбан ите һәм ашыннан авыз итте.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Венера Гобәйдуллина озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм лаеклы ялга китүе уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур уңышларга ирешкәнегез өчен, мәгариф өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, “ – диелгән бу грамотада.
Район үзәгенең Совет Муса Җәлил һәм Кызылармиячеләр урамы киселешендә кояш яктысын электр энергиясенә әверелдерүче җиһазлы махсус светофор урнаштырылды. Биредә үк җәяүлеләр кичеше төзекләндерелә, юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры китереп брусчатка тротуарлар пәйда була.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Заготзерно бистәсендә кызыл кирпечтән яңа, заманча һәм җыйнак кына җирле фельдшер-акушерлык пункты төзү эшләре башланды.

11
октябрь, 2013 ел
җомга
Бер-бер артлы килеп торган “КамАЗ” арбаларына бункердан шаулатып кукуруз орлыгы бушатылып торды. Ә Күккүз ындыр табагында 60 метр озынлыктагы капчыкларда кукуруз орлыгы консервлана. Гаҗәп һәм искиткеч.

9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Р.Н. Заһидуллин Ындырчы авыл җирлегенә янгын сүндерү машинасы тапшырды. Әлеге машинаны районга якташыбыз Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министры Рафис Хәбибуллин бүләк итте.
14 елдан бирле Ындырчы янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Николай Ильин кулына машина ачкычы алгач шатлыгын уртаклашты. “Кырык елга якын руль артында эшлим. Янгын сүндерү машинабыз да 34 ел хезмәт итте. Шулай да район буенча янгын булган урыннарга барып җитәргә тырыштык. 2010 елда медаль белән бүләкләндем. Яңа машина алу зур шатлык булса да, янгын очраклары булмасын иде” – диде ул.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Көзге кыр эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” холдинг генерал директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.

7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Район ветераннар советы һәр кварталда районыбызның бер төбәгендә семинар-киңәшмә үткәрә. Бирегә шул як зонаның башлангыч ветераннар советлары рәисләре, актив ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары чакырыла.
Район башлыгы тәкъдиме белән соңгы елларда тирә-як районнардагы Картлар йортларында тәрбияләнүче райондашларыбызга күчтәнәч-пакетлар тарату, хәлләрен белү матур гадәткә әйләнде.
Районыбызның тормыш-көнкүреше, яшәү һәм эшләү шартлары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Апаска Мордовия Республикасы Атяшево районы вәкилләре булып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International