Хәрби хезмәт елларын кайнар нокталарда уздырган ир-егетләр башкалада Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда катнашты.
Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үтте.
Иске Йомралы укучылары әфганчыларның өйләрендә булып, аларны Әфганчылар һәм Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте, әңгәмәләр корды.
“Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырылган II Халыкара Җәлил укуларында Каратун урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Ранис Мусин, Зилә Төхфәтуллина, Лилия Гайфуллина катнашты. Алар район, зона турларында җиңү яулап, республикада үткән финал турында чыгыш ясадылар һәм 3 урынга лаек булдылар“, – ди җитәкчеләре, Каратун мәктәбе укытучысы Сәвия Тимершина.
Бәйге 6 меңнән артык катнашучыны үз эченә алган. Әлеге дәрәҗәле бәйгедәге уңыш яулаган укучыларны котлыйбыз!
Апасның сәнгать мәктәбендә, Илсөяр Вәлиева җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар “Минем районым тарихы“ рәсем бәйгесендә икенче дәрәҗә лауреат булды.
Апас аграр көллиятендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе оештырылды.
“Егетләр төрле яклап сыналдылар. Үзләренең спорт ягыннан көчләрен исбатладылар. Иң-иңнәр Мактау грамоталары алды“, – диде аграр көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Габитова.
Нәтиҗәдә, 1 урынны –“Пионерлар“, 2 урынны – “Механиклар“, 3 урынны – “Механизаторлар“ яулады.
Ягез әле, егетләр!“ бәйгесе Апас урта мәктәбендә дә оештырылды. Биредә һәр класс җиңү өчен ярышты.
“Әти - әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне” Апас урта мәктәбендә узды.
Иске Йомралы авылында инде традициягә кергән хоккей уеннарыбыел да узды һәм киңрәк колач алды.
Рациональ, балансланган, тулы кыйммәтле, сыйфатлы һәм куркынычсыз туклану гармонияле үсешнең, физик һәм нерв-психик үсешнең, эшкә сәләтлелекне һәм өлгерешне арттыруның, балаларның һәм яшүсмерләрнең барлык яшь чорларына сәламәтлеген саклауның, физик һәм акыл үсешенең,кирәкле шарты булып тора.
2018/2019 уку елында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале (алга таба - Кышкы Фестиваль) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 30 июнендәге 1165-р номерлы күрсәтмәсе һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын этаплап кертү буенча чаралар планының 42 пункты нигезендә үткәрелә, ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 12 ноябрендәге 1165-р күрсәтмәсе белән расланган һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале турындагы нигезләмә белән расланган.
Татарстан яшьләре проектлары 300 мең сумга кадәр грантларга дәгъва итә ала. Идеяне гамәлгә ашыруга финанс ярдәм «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" 10нчы Республикакүләм яшьләр форумын йомгаклау нигезендә гамәлгә ашырылачак. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр катнаша ала.
Быел проектлар түбәндәге тематик юнәлешләр буенча кабул ителә: «Архитектура территориясе», «Мәдәният һәм сәнгать территориясе», «Игелек территориясе», «Инновацияләр территориясе», «Кече ватан территориясе», «Гражданлык җәмгыяте территориясе», «Эшкуарлык территориясе», «Спорт территориясе», «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе», «Иминлек территориясе».
Катнашу өчен 2020 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлергә һәм үз проектың турында мәгълүмат җибәрергә кирәк. Мәйданчыкларның остазлары һәм экспертлары, кирәк булган очракта, проектны рәсмиләштерүдә ярдәм итә ала.
«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" 10нчы Республикакүләм яшьләр форумы йомгагы 2020 елның маенда узачак.
Чара яшьләр проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән.