Апас сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедән җиңү яулап кайтты
“Ак халатлы фәрештәләр” фестивале кысаларында район үзәк хастаханәсендә студентлар һәм медицина юнәлешен сайлаячак чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу узды.
Бүген көндез болытлы һава көтелә,бераз кар, -5..-7° градус, җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Басым нормадан бераз түбәнрәк. Геомагнит кыры тыныч. Якындагы төндә болытлы һава торышы, бераз кар көтелә, температура -9.-11°.Атмосфера басымы норма чикләрендә . 6 февральдә, тәүлек дәвамында болытлы һава торышы көтелә, бераз кар; төнлә һәм көндез -8..-10° градус, җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә.Бераз геомагнит дулкынлануы булырга мөмкин.
Грипп, коронавирус һәм КРВЙДАН ничек сакланырга?
Сервис үзәкләре тарафыннан гарантия буенча телефоннарны ремонтлауга талоннарны (накладнойларны) рәсмиләштерү тәртибе буенча хокук бозулар еш була.
Төбәк операторларының хатларына яраклы рәвештә, ККК(каты коммуналь калдыклар) белән эш итү буенча коммуналь хезмәтләргә 2019 елда кулланучылар өчен бердәм тариф чикләрендә билгеләнгән:индивидуаль торак йортларда яшәүче бер кешегә аена 78,05 сум күләмендә; - күпфатирлы йортларда яшәүче кешегә аена 71,95 сум күләмендә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Апаста яшәүче Вәсимә әби Хәсәнова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Вәсимә әбине тәбрик итеп бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.
“Бик бай тарихлы Апас районының Туган якны өйрәнү музее күргәзмәләре дә соклангыч икән“,-дип бик югары бәя бирә районга эш визиты белән килгән Татарстан янгын куркынычсызлыгы һәм гражданнар оборонасы баш идарәсе җитәкче-белгечләре.
Кече Болгаер китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан эчтәлекле чара узды.