ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2019 ел
җомга

Шимбә көнне, 23 ноябрьдә,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  кулай  бәяләрдән  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  өчен  Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексында) уза  торган  ярминкәләргә  чакыра.   Ярминкәләрдә     шәһәр  халкы  Татарстанның  муниципаль районнарыннан  китерелгән     ит, казылык  продукциясе,   үлчәүле сөт, май,  йомырка, бал,  шикәр комы, ярмалар һәм  башка фермер  продукциясе  сатып  ала алалар.   

Казанда  Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясенең    стратегик  сессиясе узды. Корпорациянең  генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат  Хәбипов һәм Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашындагы  түгәрәк  өстәлдә  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  турында  фикер алыштылар.  

Район эчке эшләр бүлегендә хокук бозуларга каршы эшчәнлек буенча утырыш узды.Ул балигъ булмаганнар эшчәнлеге буенча комиссия әгъзаларын да берләштерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина балалар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча эшне тагын да көчәйтү, җинаятьчелекне киметү максатын куйды.

Бүген көндез аяз һава торышы көтелә, -7..-9°, көнбатыштан талгын җил.  Геомагнит кыр тыныч. Якын төндә аяз һава торышы, температура -10..12°.  Кечкенә генә геомагнит ачулары да булырга мөмкин. 23 ноябрьдә, тәүлек дәвамында югары атмосфера басымы фонында аяз һава торышы көтелә, төнлә -10..12°, көндез -5..Җил төньяк-көнбатыштан. Кечкенә генә геомагнит ачулары да булырга мөмкин.

Чираттагы Каз өмәсе Олы Бакырчы, Урта Балтай, Чирмешән, Тутай, Кызыл Тау, Коштавылы, Дәвеш җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре катнашында үтте.

Балалар сәяхәттән зур тәэсирләр белән кайттылар.

Апас балалар сәнгать мәктәбе каршында оештырылган «Туган як» инструменталь ансамбле халыкара «Этномириада» бәйгесендә катнашып, өченче дәрәжә лауреат исеменә лаек булды.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә, 2005 елның 26 октябреннән башлап, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!

2019 елның 28 ноябрендә 09 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә, Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлегендә, түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итәчәк: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70

Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүмат 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International