Якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан һәм “Дөнья гүзәллеге ана мәхәббәте белән” республикакүләм акциясе кысаларында ЗАГС бинасында зур бәйрәм чарасы үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәм күрсәтү буенча комиссия утырышы узды. Исегезгә төшерәбез, социаль контракт авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгу буенча гражданнарның актив гамәлләрен стимуллаштыру максатларында төзелә. Гаилә яки Граждан үз өстенә берничә йөкләмә ала, шул исәптән актив рәвештә эш эзләү, һөнәри белем бирү, ярдәмче хуҗалыкны үстерү, индивидуаль хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча да. Социаль контракт гамәлдә булган чорга ярдәм социаль адаптация программасында каралган кирәкле акчалар чикләрендә бирелә,
Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорациянең («КУЭ «Корпорациясе»АҖ) стратегик сессиясе уза. Анда район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчелегендәге Апас районы делегациясе дә катнаша
Татарстанда ел дәвамында дуңгызчылык продукциясен җитештерүнең артуы күзәтелә. «Республикада бу елның гыйнвар-октябрь айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында 76 мең 132 тонна дуңгыз ите җитештерелгән. Бу узган елга карата 106% тәшкил итә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.
Белгеч бигеләп үткәнчә, 2019 елның тугыз аенда иң күп күләмдә дуңгыз ите Тукай муниципаль районында җитештерелгән – 46 мең 608 тонна (яисә республика буенча җитештерелгән гомуми күләмнән 61,2% тәшкил итә). Бу күрсәткеч буенча икенче урында - Буа районы - 14 мең 328 тонна, өченче урында - Саба районы - 7 мең 271 тонна.
Агымдагы елнын 25 ноябреннән 1 декабренә кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга 18 ел тулу уңаеннан Апас җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул ителәчәк.
Районда хокук бозуларны кисәтү эше буенча тикшерүләр булып узды.
Хокук бозуларны профилактикалау эше буенча тикшерү кысаларында КДН утырышын ПТ буенча җаваплы сәркатип и.Х. Гарифуллина үткәрде..
Иске Әнәле авылында яшәүче Зәйнәп әби Сәйфетдинова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Аңа әлеге олы гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырылды.
Әгәр исән булса, якташыбыз Шәүкәт абый Галиевкә 20 ноябрьдә 91 яшьлеген каршылаган булыр иде.
атарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Россельхозүзәк тарафыннан эшләнгән «АгроСемЭксперт» мәгълүмат платформасы аша орлыклар эзләү мөмкинлеге турында хәбәр итә, ул районда һәм республикада орлыкларның сыйфаты турындагы белешмәләрдән тәүлек буе файдалана алырга, кирәкле орлыкларны һәм сатучыларның контактларын эзләүне җиңеләйтергә, шулай ук орлык фондын әзерләү һәм тикшерү барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.