Мөхтәрәм райондашлар!
Кильдураз мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ләйлә Галаутдинова (укытучысы Гимранова Гөлназ) рус балалары өчен татар теле предметы буенча республика күләм олимпиада буенча призлы урынга лаек булды. Молодец!
Табар-Черки мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Вероника Кузьмина һәм Мария Сусарина чуваш теле укытучылары Сусарина Светлана Петровна җитәкчелегендә чуваш теле буенча республика күләм олимпиадасында катнаштылар .
Кызлар чуваш телен бик яхшы белүгләрен күрсәттеләр һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Афәрин!
Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы дәүләт программасы буенча соңгы 2-3 елда зур яңарыш кичерде.
Янгелде авылында мәчет төзү эше бара. Әлеге изге эшкә райондашлар, якташлар, күңелендә игелек булган һәркем ярдәм итә ала.
6 июльдә Апасның Тукай урамы киселешендә чираттагы “Тоннель“ операциясе уза.
Йомралы берләшмәсендә эш белән бергә кырга барып ашату да оештырылган.
1 июльдән 31 августа кадәр районда "Куркынычсыз балачак" акциясе үтә. акциянең максаты - балаларның игътибарын юлларда, өйдә, урманда, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренә җәлеп итү.
Җәйге каникуллар дәвам итә. Укучылар көннәрен ял һәм хезмәтне бәйләп уздыра. Быел районда 1 июньнән 26 июньгә кадәр 14 мәктәп яны лагере оешты. Биредә 200 бала ял итте. Бүгенге көндә Апас урта мәктәбендә 100 балага исәпләнгән “Кояшкай“ хезмәт һәм ял лагере эшли.
Кайчандыр баш мие авырулары, җитешсезлекләре кеше өчен соңгы чик булса, хәзер исә медицина бу өлкәдә дә алга китеп, дәвалану өчен зур мөмкинлекләр булдырды. Дәвалану, дарулар шактый кыйммәт булу сәбәпле, ярдәмгә мохтаҗ авырулыларга, чир белән көрәшүче бер гөнаһсыз балаларга бу сынауларны җиңеп чыгарга һәркем үз өлешен кертә ала.