ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Моннан 5 ел элек район үзәк музее директоры Рәмис Ногманов һәм биредәге нибары 3 кенә кешелек коллектив идеясы белән башланган традиция дәвам итә. Музей залында 14 яше тулган 21 яшүсмерне тәүге паспортларын алу тантанасына кунакка чакырдылар. Әти-әниләр, егет һәм кызлар өчен район үзәге, музей күргәзмәләре, Апас мамонтлары белән танышу да бик истәлекле. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, районның паспорт-виза, миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин һәм районның “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы лидеры Рөстәм Нәҗмиев катнашты. Беренче паспорт тапшыру тантанасында балаларга бүләкләр бирделәр, матур теләкләр әйттеләр. 


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

23 февральдә, ватанны саклаучылар көне уңаеннан районда хәтер чарасы узды. Хезмәт коллективлары Батырлар мемориалына веноклар куйды. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты. 
 

23 февральдә, район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан патриотик рухтагы концерт узды.

Узган шимбәдә Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Апастан һәм күрше Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Олылар белән бергә яшь гармунчы егетләр дә чыгыш ясадылар.

Ухган шимбәдә Апас мәктәбендә районның барлык ир егетләре командалары арасында волейбол уеннары узды. Биредә төрле оешмаларда эшләүче ир егетләр, мәктәп укучылары командалары көч сынашты.

Узган шимбәдә Апас боз Сараенда Апасның хоккей сөючеләр Лигасының финал уеннары узды. Финалда “Т-34” һәм “Амур” командалары көч сынашты.

Кичә, 26 февральдә, Апас “Салават күпере“ һәм “Кояшкай“ балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлназ Вәлиуллина һәм Энҗе Гыйсмәтуллина район данын яклап Югары Ослан районында узучы “Ел тәрбиячесе“ бәйгесенең зона турында катнашалар.

Морзалар мәктәбе укытучылары Сиринә Шәяхмәтова, Әлфия Сираҗиева җитәкчелегендәге “Йолдызлар“ командасы “Тамчы-шоу“ тапшыруында катнашып, җиңү яулаганнар. 8 сыйныф укучысы Алия Заһретдинова һәм 7 сыйныф укучылары Сәйдә Сөнгатуллина, Зөлфия Низамова Кукмара районы Нырты урта мәктәбенең “Сәләт“ командасы белән көч сынашканнар. Тиздән бу тапшыруны ТНВ каналыннан карап булачак.

Патриотик тәрбия балаларга кече яшьтән салына. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Йомралы мәктәбе коллективы 23 февральдә Батырлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә венок салды. Венокны алар үз куллары белән ясадылар. Батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды, алар турында хатирәләр яңарды.

Шимбә көнне узган киңәшмәдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин озак еллар халыкны җәмәгать транспорты белән тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшь тулу уңаеннан мәктәп автобусы йөртүчесе Гомәр Хәертдиновка, 55 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган район полициясе баш хисапчысы Резедә Җамалиевага, 30 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Апас Боз Сарае җитәкчесе Рамил Мөхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырып, изге теләкләрен юллады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International