ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Соңгы көннәрдә карлы, бозоавыклы юллар юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпчесе була. Карамасар авылы янәшәсендәге юлда “Гранта“ машинасы хуҗасы юлда идарәне югалтып, кырыйга төшеп каплана. Бәхеткә, үзенең сәламәтлегенә зыян килми, машинаны төзекләндерергә кирәк. 

Юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы ихтимал. 

Инзил Вилданов моннан бер ел элек армия сафларына киткән иде. Ул хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау, туган авылына, әти-әнисе, якыннары, сөйгән яры янына әйләнеп кайтты. Инзил Хабаровский якларында хезмәт иткән. 
 

Үзем балачактан әби белән үстем. Күптән түгел әбием арабыздан китте. Бик юксындым үзен. Йорт тоткасы булган әтиебез дә вафат булды. Ул булмагач йортыбыз бушап калды. Өйне бикләп чыгып китәбез.

8 декабрьдә  Апаста Бөтенроссия Геройлар көненә багышлап махсус чаралар уздырырга әзерләнәләр. Район башкарма комитеты, халыкны социаль яклау идарәсенең моның өчен берләштерелгән эш программасы төзеде.

-Районыбызда спорт объектлары һәм спорт төрләрендә укучыларыбызның уңышлары шактый.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Кече Бакырчы авылы клубы мөдире Гөлия Вәлиуллина ел саен күпләп каз асрый. 

Апас урта мәктәбендә укучылар өчен куркынычсызлык дәресләре узды.

-Апас спорт мәктәбенең көрәш секциясендә тренер Ринат Гыйламов кулы астында бик яратып шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләрнең әти-әниләр комитеты карары белән 9 декабрьдә Апас мәктәбендә зур көрәш турниры үткәреләчәк Ярышлар иртәнге унда башланачак. 

Үтәмеш авылы клубында барлык гореф-гадәтләрне, борынгы йолаларны үтәп, Каз өмәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International