ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

27нче апрельдә Апас мәдәният йортында Апас, Кайбыч, Тәтеш, Яшел Үзән, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан районнары мәдәният хезмәткәрләренең семинар-укуы башланып китте.


23
март, 2018 ел
җомга

Матди булмаган мәдәни мирас бәйгесе 2 ай дәвамында зоналарда барды.


13
март, 2018 ел
сишәмбе

Апас китапханәсендә язучы, мәрхәмәт иясе Лев Толстойга багышланган иҗади кичә узды 

Кукмарада хоккей ярышлары узды. Биредә районның Т-34 командасы катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясап, өченче урынга лаек булды һәм районга кубок белән, мактау грамоталары белән кайтты.

8 мартта аграр көллият хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән мул сыйлы табын артына Апас, Иске Әнәле авылларында яшәүче, төрле өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан хатын-кызларыбыз җыелды.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Халык җыеннары Зур Күккүз авыл җирлегендә дәвам итте.

Апас урта мәктәбенең 7В классы укучысы Регина Гыйбадуллина чит телләр өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия бәйгесендә катнашты.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Районга Болгаер ягыннан халыкны Апаска йөртү өчен өр-яңа автобус кайтты. Әлеге автобуска утырып районыбыз имамнары төзелешләр барган урыннарны карап сәяхәт иттеләр.


2
март, 2018 ел
җомга

1 март кичен район мәдәният йортына җыелган тамашачы һәм сәхнәне шаулаткан җырчылар, биючеләр бердәм булып изге эшкә багышлады. Алар бар да Апаста яшәүче кечкенә Данилны аякка бастыруга, савыктыруга үз өлешен кертте.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Район эчке эшләр бүлеге коллективы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Спартакиадасында актив катнашты. Алар 8 спорт төре буенча сыналды. Нәтиҗәдә, республиканың үз категорияләрендәге 24 эчке эшләр бүлеге коллективы арасында өченче урынга лаек булдылар. Аларга кубок, Мактау грамотасы тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International