ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2017 ел
дүшәмбе

Кырларда эшләүче игенчеләр өчен, төшке аш вакытында, район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын җырладылар.

Россия һәм Татарстан, районкүләм күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау быелгы эш сезоны программасы буенча Апаста Яшьләр микрорайонында ике катлы 31, 32, 34 нче йортларның диварларын җылыту, йорт башларын төсле калай белән ябу планы тулысынча үтәлде

Сәхнәдә гармун моңы тынмады, урамда пылау пеште, чәй кайнады. Кичә "Гармун моңы - йөрәк җыры" фестивале кысаларында оештырылды.

Әлмәндәр авылы егете Илназ Галиуллин гомерлек яры итеп Кече Күккүз авылы кызы Сиринә Зәйнуллинаны сайлады.

Чишмә буена- челтерәп аккан шифалы суыннан авыз итәргә кемнәр генә тукталмый.

Казанда Бөтендөнья татар Конгрессы барган көннәрдә, ягъни 5 августта, Апас мәдәният йорты каршында эшләп килүче Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге “Садә” ансамбле башкалада Кремль янында чыгыш ясады.

Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Зур Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллинаны күркәм юбилее белән котлап, Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм бүләген тапшырды.


4
август, 2017 ел
җомга

Апас музеенда тиздән бирегә күпләп килүче тарих җанлы сәяхәтчеләр, кунаклар  хозурына стена-өстәл сәгатьләре, будильниклар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Аның саклагычларында бүген төрле гасырларда, төрле илләрдә чыгарылган 57 тарихи экспонат бар.

Биредә дүрт комбайн, икмәк ташучы машиналар бертуктаусыз эштә, янгын сүндерү машинасы куелган.

 

Районга урып-җыю эшләренең барышы белән якыннан танышу максатыннан Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International