ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Апасның үзәк ял паркында чираттагы өмә оештырылды.

Апас эчендә Муса Җәлил, Ленин урамнары, Яшьләр микрорайоны, район үзәгеннән Каратунга чыгып китеп, Табар күпере, аграр колледж тулай торагына кадәр бару юл читенә салынган тротуарлар җәяүләләрнең иминлеген кайгырта.

Бәйрәмнең иң кызыклы һәм кызган мизгеле – көрәш булды.

“Ак барс” банк идарәсе вәкиле Илфан Гобәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен ирештерде, шулай ук депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасының отставкадагы хәрби комиссары Рим Мостаев һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар, сабыйлар уңышы өчен чын күңелдән шатландылар, нәниләрнең бәхеттән балкыган йөзләрен күреп сөенделәр.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда шаулап-гөрләп Сабан туе узды.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 июньнән балалар кабул итү өчен барлыгы 1341 җәйге ял лагеры бар һәм алар бу сезонга тиешенчә әзерләнде.

Апас музее каршындагы каеннарны зур саклык белән кисми чара калмады-чөнки биредә 50 машинага исәпләнгән автотукталыш ясала.

-Апас поликлиникасы Татарстанкүләм “Минем дустанә поликлиникам” (“Дружелюбная поликлиника”) проект-программасына кертелде.

Быел Дәвештәге “Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәге территориясендә корылган җәйге палаткалы шәһәрчек җитәкчесе Айдар Хәйруллин хезмәттәшләре-мәктәпләрнең тормыш иминлеге, беренчел хәрби әзерлек укытучылары белән дустанә эшләде.

Якташыбыз, Татарстан янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Исхак Низаметдинов Апас районы янгынчыларына күп игелекле эшләр башкарды һәм булышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International