ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Урта Балтай авылында гомер итүче Шәриф бабай Хәбибуллин күркәм юбилеен каршылады.

Үтәмештә яшәүче кечкенә сабый Данил Әхмәтҗановка ярдәм йөзеннән 3 августта узучы Хәйрия концерта килеп, аз булса да үз өлешегезне кертә аласыз.

“Чиста яр буе” акциясе кысаларында районның үзәк китапханә хезмәткәрләре Апас плотнасы тирәсен чистарта, чүп-чардан арындыра.

Районда юллар төзелеше дәвам итә. Бу көннәрдә федераль программа нигезендә Татар Пучинкәсе авылына каты өслекле юл салына. Эш халык соравы буенча башкарыла.

Төп эшебездән тыш безнең 29 кешелек кенә коллективыбыз Апасыбызны матурлау чаралары, чисталык өмәләрендә дә бик актив. 

Карабай авылы клубында Иске Йомралы авылы мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә гармунчылар кичәсе узды. Тамашачы рәхәтләнеп гармун моңы, тальян чыңы тыңлады.


19
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Басуларда күкрәп иген үсте. Алар мул башаклары белән сөендерә. Алда – урып-җыю эшләре. Игенчеләр белән очрашып-сөйләшү, комбайннарның техник торышын билгеләү максатыннан районда комбайннар парады узды.

ООО СХП “Свияга“ берләшмәсенең Дәвеш бүлекчәсе идарәчесе Илсур Сабиров намуслы хезмәте һәм юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Апаста Республика көненә әзерлек эшләре тулы көченә бара. Район хакимияте, мәдәният бүлеге бу көнгә бик матур ял-күңел ачу программасы әзерлиләр. 

Зур Күккүз авылы мәдәният йортында шушы җирлектә яшәүче гармунчылар катнашында эчтәлекле концерт программасы оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International