Террорчылык – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Дөньяның кайсы гына почмагында булса да, аның эзе, җәрәхәте барыбызга да килеп кагыла. Ерткычлык һәм кансызлыкны күреп күңел тетрәнә. Соңгы вакытта ишетелгән террорчылык турында гамәлләр сагаерга мәҗбүр итә.
Сездән –квитанция, “Чайхона”дән – романтик кич
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Апас районына эшлекле сәфәр кылды.
2005 елдан Берләшкән Милләтләр Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
18 ноябрьдә, Бөек Устюгта яшәүче Дед Мороз туган көн котлаулары кабул итеп ала.
Апасыбызның «Нечкәбиле” Резеда Сәлахова өчен тавыш бирүләр дәвам итә.
Каратун станциясендә 1977-94 елларда поезд белән Казаннан кайтарылучы почта, бандероль –посылкаларны сортлау, районга тарату пунктында хезмәт итеп, ул ябылгач, Рушания Аманова Апаста эшләп, 7 ел элек пенсиягә чыкты.
1 ноябрьгә районда барлыгы 19709 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, көтү узган елга караганда 96 башка артты. Менә шушы һәм башка сан-күрсәткечләргә нигезләнеп, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы һәр районга индекслар куеп чыкты. Игенчелек буенча без рейтингта республика буенча сигезенче, терлекчелек буенча унынчы урында. Беренче “унлык”тагы районнар ит-сөт, ашлык җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен, төрле субсидияләрне башкаларга караганда күбрәк алачак, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Апас авылында гомер кичерүче Ринат һәм Кәүсәрия Салаховларны белмәгән кеше сирәктер. Укытучы һөнәрен сайлаган бу парларга районның төрле мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Кәүсәрия апа яраткан хезмәтенә кырык ел гомерен багышлый, ә Ринат абый ике дистә ел эшләгәннән соң, партия, совет эшенә килә.