12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. Конституция – ул илнең төп Законы.
Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә гражданнар тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телим.
– Физик затларның күчемсез милке-йорт-фатирлар, башка корылмаларга 2015 елдан салым артудан Татарстан бюджетына шактый өстәмә акчалар керүе көтелә,-диде хөкүмәт йортында үткән брифингта Татарстан салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин.
Ул 2016 ел башыннан түләнергә тиеш. Пенсионерлар һәм тагын берничә категория гражданнар өчен күчемсез милеккә салым ташламалары саклана.
Борынгы күркәм йолаларны яңартып искә төшерүче бәйрәм – Каз өмәсе быел да үзгә бер күңеллелек белән үтте. Урамда ярминкә гөрләде, ә мәдәният йорты фойесында чын-чынлап каз өмәсе иде. Әнәле чишмәсенә барып каз юып кайту, авыл җирлекләре хәзерләгән чәй өстәлләре артында милли ризыклар белән сыйлану һәркемнең күңеленә хуш килде. “Каз бәлеше бәхет өләшә” дип исемләнгән театральләшкән тамашаны да тамашачы яратып кабул итте.
Сәет абый Галиев Чүрибураш авылының хөрмәтле кешесе. Гомер буе сугыш яраларыннан сызланып яшәсә дә, бер генә дә сер бирми, сиздерми ул. Еллар үтә... Бүген аңа – 90 яшь. Бу уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин Сәет абыйны олуг юбилее белән чын күңеленнән котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Бүген узган җомга киңәшмәсендә Исламова Лилия Рушан кызына озак еллар Апас муниципаль районының банк системасы үсешенә нәтиҗәле, лаеклы өлеш керткәне өчен район башлыгы Рәшид Заһидуллин исәнлек-саулык, уңышлар теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.