9 апрельдә Апаска «Алтын алка» Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов, хоккей җанатарлары һәм районның иң яшь хоккейчылары чакыруы буенча Казанның “Ак Барс” хоккей командасы капитаны, атказанган спорт мастеры Александр Свитов килде.
Олы Болгаер клубы каршында эшләп килүче “Ак калфак“ һәм күчмә китапханә каршында эшләүче “Әкияттә кунакта“ түгәрәкләрендә шөгыльләнүче хатын-кызларны клуб мөдире Миңнегөл Галиева белән китапханәче Гөлүсә Гайфуллина Апас туган якны өйрәнү музеена алып килделәр.
Башкалада республикакүләм "Йолдызлык" фестиваленең сайлап алу турлары бара.
Апас халык театры республикакүләм "Идел-йорт" фестиваленә әзерләнә.
Апас районының мәдәният йортларында спорт ярышлары узды.
Кече Болгаер авылында җирләр кипкәч,”Изгеләр” зират өстен тирестән арындырып,чистартып,тирә-ягына баганалар утыртып, тирәләп алырга җыенабыз.Шулай ук, кышка җылыту максатыннан,авыл мәчетенең стеналарын, түшәмен такта белән эчләү,тәрәзә-ләрен җылытып,буяу эшләре дә планлаштырыла.
Чисталык икеайлыгы кысаларында, авыл җирлекләрендә өмәләр узды.
Мәктәбебездә ел саен “Мин татарча сөйләшәм” республикакүләм фестиваль акциясе үткәрелә.
Кибетләрдә 1 июльгә кадәр куелырга тиешле “он-лайн” системасында эшләүче яңа төр касса-контроль аппаратлары урнаштыру, хезмәт күрсәтү бәясе 30 мең сумнар тирәсе булырга мөмкин.
Апас мәктәбенең Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендә 5 сыйныф укучылары дәрестән тыш вакытларын сәламәтлекләрен ныгытуга багышлыйлар.