– Апас «Туган якны өйрәнү» музее күргәзмә стендлары, аудио-видеоархивында безнең якта очраучы һәм яшәүче 50 дән артык кошның карачкыларын күрергә һәм аларның тавышларын да ишетергә мөмкин. Рәсемен, исемен күрмичә генә ун кош тавышыннан сигезен таныган актив тамашачыга-бу күбрәк мәктәп балаларына кагыла-музей дирекциясе үз фондыннан, иганәче-меценатлар ярдәме белән кечкенә генә бүләкләр бирә. Иң күп кошлар һәм аларны тавышыннан танучы тапкыр экскурсантлар Черкен ягыннан,-ди директор Рәмис Ногманов.
Кош карачкыларын бозылмасын, көя төшмәсен өчен кешегә зарарсыз биопрепаратлар белән айга ике тапкыр эшкәртеп, тузанын чистартып торалар.
Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
Ул социаль объектлар белән танышканнан соң сораулары булган апаслыларны кабул итте. Аннан соң социаль хезмәткәрләр, төрле өлкә вәкилләре белән очрашып сөйләшү үткәрде.
– Апас елдан ел матурлана, яшәү шартлары яхшыра. Сезнең эш белән мин канәгать, - диде республика кунагы.