ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда зур көрәш бәйгесе үтте. Биредә зал тутырып диярлек тамашачы җыелган. - Татарча көрәш ярышлары өчен бу гайре табигый булмаган хәл. Татарстан чемпионаты кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә дә әлеге мәшһүр көрәш сараена моның кадәр халык җыелганы юк. Ә “Батырлар бәйгесе” җыя алды. Димәк, соңгы тапкыр моннан өч ел элек уздырылган тамаша сагындырган, дип яза intertat.ru.

21
август, 2015 ел
җомга
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Данис Гайфетдинов Сочида 2014 елда узган Олимпия уеннарында 3 айлык хезмәт командировкасында үзен яхшы яктан гына таныткан. 18 августта район эчке эшләр бүлегенең иртәнге киңәшмәсендә аңа хезмәттәшләре алдында Россия Президентының Рәхмәт Хаты һәм истәлекле медаль тапшырылды. Иртәнге киңәшмәдә быел Казанда  июль-август айларында су спорты дөнья чемпионаты объектларында тәртип саклаган район эчке эшләр бүлегенең тагын сигез хезмәткәре дә бүләкләнде. Рәхмәт Хатлары, Грамоталарга Татартан Эчке эшләр министры Артем Хохорин кул куйган. Котлыйбыз, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә яңа уңышлар телибез!
1 сентябрь якынлашканда хәзер әти-әниләр “балага нәрсә кидерергә“ дип баш ватмыйлар. Бердәм мәктәп формасы кертелгәннән бирле бу мәсьәлә хәл ителде. Хәзер ата-аналарның бурычы – баланы мәктәп формасы белән тәэмин итү. Балага нәрсә кидерим дип баш ватканчы, бер тапкыр костюм сатып алуың күпкә җиңелрәк бит. 

“Мәхәббәт“ дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр

Бу заманда һәр кешегә кайтып егылырлык җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак кирәк. Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Танай-Турай авылы клубында “Пар канатлар“ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә әнә шундый, йөрәк түреннән чыккан сүзләр белән башланып китте. Ә алып баручылар Гөлия һәм Альберт Сәләхетдиновлар башкаруында “Яшәп туймадык әле“ дигән җыр бу кичәгә аерым бер серлелек, ямь бирде.

Район буенча һәр авыл җирлегендә ветераннар Советларының отчет-сайлау җыелышлары бара. 24 августта Апас мәдәният йортында да (14.00 сәгатьтә) Апас бистәсе ветераннар Советының отчет-сайлау җыелышы була. Биредә ветераннар эшләгән эшләренә хисап тотачак. Соңыннан ветераннар көче белән концерт та була.
Бу урамнан хәрәкәт иткәндә аеруча саклык һәм игътибарлык кирәк. Бигрәк тә мәктәп һәм “Кояшкай” балалар бакчасы тирәсеннән үткәндә юл билгеләренә карап йөрү мөһим. Бакча каршындагы юлдан тизлек сәгатенә 20 километрдан да артык булырга тиеш түгел-бу хакта яңа куелган юл билгеләре искәртә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы буенча Апас мәктәбе һәм балалар бакчасы каршында тротуарлар юлдан челтәрле тимер койма белән чикләнде. Балалар бакчасы каршында кояш батарейкалары белән эшләүче өстәмә кисәтү светофоры мотажланды.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
19 августта “Йолдыз” һәм “Апас хәбәрләре”телекомпаниясе   журналистлары автоинспекторлар һәм тимер юлчылар белән бергә районда чираттагы “Игътибар-тимер юл кичүе!” акция-рейды үткәрделәр.
Апас кызы Гөлчәчәк Хилавиева Казанда үткән су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашкан. Чемпионат барышында ул төрле илләрдән килгән журналистлар янында эшләгән.
“Аренда торагы”,  “Авария хәлендәге йортлардан күчерү” дәүләт программасы буенча төзелүче 3 катлы, 24 әр фатирлы ике йортның да нигезләрен салу эшләре төгәлләнеп килә. Подрядчы-Казан төзелеш оешмасы эшне тиз тота, сыйфатлы башкара,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
Республиканың парк һәм скверларны төзекләндерү проекты кысаларында, районның үзәк ял паркында да киң күләмле, колачлы эшләр бара. 1970 еллар уртасында пәйда булган бу паркта быелга планлаштырылган төзекләндерү эшләренең 65 проценты башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International