Каратун, Урта Балтай, Югары Балтай, Кече Бакырчы, Дәүләки, Олы Бакырчы, Тәүгелде, Чирмешән һәм Багыш авыллары мәдәният хезмәткәрләре “Җырлап гомер итәбез“ дип исемләнгән концерт программасы белән авыл хезмәтчәннәрен ял иттерәләр.
– Багыш, Чирмешән, Бакырчы, Тәүгелде тамашачысы чыгышларыбызны яратып кабул итте, концертларыбыз дәвам итә. Әнә шулай аралашып яшәгәч бик күңелле, – ди Чирмешән мәдәният йорты директоры, конферансье Нурия Габдрахманова.
8 июль – ил күләмендә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Коштавылы мәдәният йортында эчтәлекле кичә үтте. Тантананың төп геройлары – бер-берсенә булган мәхәббәтләренә 47 ел дәвамында тугры калган, 5 бала тәрбияләп үстергән Солтан һәм Нурия Мифтаховлар иде. Аларга россиякүләм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Тирә-якта Мифтаховлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр. Алар олысына-кечесенә үрнәк. Икесе дә озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт иткәннәр. Бүген туган нигез җылысын саклап, барча туганнарны бер йодрыкка туплап, балалары, оныклары белән горурланып яшиләр.
Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина һәм башка бик күпләр изге теләкләрен җиткергәндә зал алкышларга күмелде. Мифтаховларга шулай ук район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
17 июль көнне Ураза бәйрәме уңаеннан, бу атна азагында безне өч көнлек ял көтә.
Биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр 17,18 һәм 19 июль көннәрендә ял итәчәк. Корбан бәйрәме исә 24 сентябрьгә туры килә.