ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Танай-Турай балалар бакчасына йөрүче нәниләр инде матур биюләр, сугыш китергән газаплар турында тетрәндергеч эчтәлекле шигырьләр, җырлар өйрәнеп, күргәзмә дә ясап куярга өлгергәннәр. Бу уңайдан алар авылдаш апалары, сугыш чоры баласы Гәрәева Флера апаны үзләренә кунакка да чакырганнар. Флера апа сугыш китергән газапларның тере шаһиты.
Хезмәттәшен яралап, 60 млн. сумнан күбрәк суммада акча урлап качкан инкассатор Игорь Богаченко һәм аның белән бергә җинаять кылуда шикле Илья Кострубинны тоткарлау нечкәлекләрен бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Узган ел сөт терлекчелеге өчен уңай булды", - дип бәяләде бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин белдерүенчә, район башлыгы Карары нигезендә, хәзер балаларга районда үстерелгән, җитештерелгән, экологик яктан чиста булган ит һәм сөт ашатылырга тиеш.
Безнең яшьлек елларыбыз, иң матур вакытларыбыз сугыш чорына туры килде. Анда күргәннәрне өч көн, өч төн сөйләсәң дә, сурәтләп бетерә торган түгел. Япь-яшь кызлар булсак та, җитмеш килограммлы капчыкларны күтәреп арбага сала, аннары Свияжскийга җәяү тартып илтә идек.  Бервакыт шулай чабатамның дилбегәсе өзелеп калды, барганда сөйрәп бардым, кайтканда  салкын сулы пычрактан яланаяк кайттым. Туңуларым үзәгемә үтсә дә, иртән иртүк тагын эшкә чыгып киттем. Һәр гаиләдә 6-7 бала калды. Ашарга юк, ындыр табагында коелып калган арыш бөртекләрен киптереп ашадык, – дип ярсып, күз яшьләре белән искә ала Рәхимә әби.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган шигырь бәйгесенең беренче – сайлап алу этабы 15 гыйнвардан 10 февральгә кадәр, икенче этабы 18 февральдә булачак. Бәйгедә төрле яшьтәге райондашлар катнаша ала. Әйдәгез, үзегезне сынап карагыз!
ТР Үзәк сайлау комиссиясе 2015 елда Татарстан территориясендә территориаль, участок сайлау комиссияләрен һәм участок комиссияләре составы резервын укытуны оештыру буенча чаралар комплексын расланды. Бу хакта комиссия сайтында хәбәр ителә.

Искәртеп узабыз: 2015 елның 13 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, республикада ТР Президенты һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайланачак. Укыту процессы ике этаптан тора, һәр муниципаль район һәм шәһәр округына барып укытудан гыйбарәт. 40 меңнән артык кеше укытылачак. Уку программасы лекцияләрдән һәм практик өлештән тора.

Укыту графигы республика территориясендә сайлаулар үткәрү срогын исәпкә алып төзеләчәк. Укуларның беренче этабы март-апрельдә башлана, икенчесе май-июньгә планлаштырылган.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республикада Парклар һәм скверлар елын үткәрү кысаларында, Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерү чараларын гамәлгә кую сметасын раслады. Бу максатларга 1,5 млрд сум сарыф ителәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 17 гыйнварында имзаланган карарда күрсәтелә. Бу сумманың 1 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк, ә 500 миллионы – җирле бюджетлардан.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Һәр сишәмбе көнне 14.00-17.00 сәгать аралыгында район прокуроры Ришат Шакиров прокуратура бинасында җәмәгатьне кабул итә. Район прокуратурасы адресы: Апас районы, Апас штп, Гагарин урамы, 2 йорт.

Апасның «Зөя» хоккей җыелма командасы Татарстан чемпионатында үз дивизионында 19 команда арасында дүртенче урында бара. 24 гыйнварда Апас  бозында ул Сабаның «Тимерхан» хоккей командасын кабул итте һәм 7:3 исәбе белән җиңде. Бу атна ахырында апаслылар Чирмешән районы командасы белән очрашачак. Апасның яшьләр хоккей командасы «Алтын алка» ярышларында Идел аръягы районнары мәктәп командалары арасында 4 көндәшен җиңеп, финалга үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International